Арча станциясендөге мәдәни-спорт үзәгендә спектакль була
Арча станциясендәге мәдәни-спорт үзәгендә төрледән-төрле чаралар оештырылып килә. Аларга яшьләр генә түгел, ветераннар да тартыла. Өлкәннәр концертларда да бик теләп катнаша, хәзер әнә яшьләр белән беррәттән спектакльдә уйнарга да алынганнар. 15 гыйнвар көнне үзәк үзешчәннәре тамашачыларга Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Рәшидә Җиһаншинаның “Улларым” спектаклен тәкъдим итә.Аны сәхнәгә мәдәни-спорт үзәге сәнгать җитәкчесе Илмира Фазылҗанова куйган. [...]