«Арча Арена»да 5 мең кеше тимераякта шуган
Яңа ел алдыннан Арчада Боз Сарае ачылу арчалылар өчен зур буләк булды. Каникулларда монда кеше бер дә өзелмәде. Балалар да,яшьләр дә, өлкәннәр дә катокта рәхәтләнеп тимераякта шудылар. Искиткеч зәвык белән эшләнгән корылманы карап чыгарга гаиләләре белән килүчеләр дә шактый булган. Директоры Илһам Шакиров сүзләренә караганда, бәйрәм вакытында бирегә килеп ял итүчеләр саны 5меңнән артып киткән.