Буран котны ала торган нәрсә, ләкин арчалыларны буран куркытмый
11 гыйнварда буран котырып та карады. Иптәшем «КамАЗ»да эшләгән кеше. «Буран вакытында элек юлларда бик кыен иде, — дип искә төшереп алды ул. – Хәзер юлларны куәтле техникалар чистартып тора». «Арча АТП»сы баш инженеры Мәгъдүт Галимҗановтан: — Буранда рейстагы пассажирлар һәм мәктәп автобуслары белән тоткарлыклар булмадымы?—дип сорыйм. — Бездә барысы 24 мәктәп автобусы бар, буранда [...]