Яңа Кенәрдә искечә Яңа елны каршы алдылар
Яңа Кенәр мәдәният йорты яны 13 гыйнвар көнне кичен шау килеп торды. Аллы-гөлле утлар белән бизәлгән төп чыршы кенәрлеләрне үз янына искечә Яңа елны каршы алырга җыйды. Кызыклы уеннар, җыр-биюләр белән биредә бик матур бәйрәм үткәрелде.