Яңа Кенәрдә Раштуаны билгеләп үттеләр
Раштуа бәйрәмен Яңа Кенәрдә дә үзенчәлекле итеп билгеләп үттеләр. -Бездә дә рус, мари милләтеннән булган, читтән күчеп кайткан кешеләр яши. Бәйрәмнәрендә аларның да күңелләрен күрергә булдык,-ди Яңа Кенәр мәдәният йорты җитәкчесе Наҗия Әхмәтҗанова. Ничек итеп, диегез. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр карнавал костюмнарыннан, Кыш бабай, Кар кызы белән урамга чыкканнар. -Кибетләргә кереп кешеләрне бәйрәм белән котладык. [...]