Арчада район җитәкчесе призына көрәшәчәкләр.
Иртәгә Яңа Кенәр мәктәбендә татарча көрәш бәйгесе үткәрелә. Арчаның иң көчле 13-14 яшьлек көрәшчеләре район башкарма комитеты җитәкчесе призы өчен бил алышачак. Бәйгене ачу тантанасында район җитәкчесе Илшат Нуриев үзе дә катнашыр дип көтелә. Турнирның баш хөкемдары районның атаклы спортчысы Ринат Алеев. Башлана иртәнге 9 да. Көрәшчеләрне һәм җанатарларны бәйгедә көтеп клабыз. Фото из сайта: [...]