Түбән Мәтәскәдән Лилия көмеш медаль иясе
Түбән Мәтәскә урта мәктәбе укучысы Лилия Рәхмәтуллина Арча Сабантуенда үзеннән 5–6 яшькә өлкәнрәкләрне узып йөгерү буенча беренче урынны ала. Бу шулай бер күңелле мизгел булып калыр да иде, әмма әлеге кызга тренер Рәис Камалов игътибар итә, тренировкага чакыра. Ә кыш көне чаңгыга бастыра. Лилиянең сәләте яшеренеп кенә яткан икән. Алабугада үткән чаңгы ярышында беренче урынны [...]