Арча районында узган елда 6066 транспорт чарасы теркәлгән
Шәһәрдә дә, авылларда хәзер транспорт чаралары арта. Кайбер хуҗалыкларда бер генә түгел, икешәр, өчәр машина булуына да аптырый торган түгел. Чөнки машина хәзер байлык түгел, ә хәрәкәтләнү чарасына әверелде. Арча урамнарында да кайчак юл аркылып чыга алмый торасың. Узган елда гына да 6066 транспорт чарасы теркәлгән, алдагы елда 5955 булган. Яңадан теркәлү үткән транспорт чаралары [...]