Яңа Кенәр мәктәбендә яшүсмерләрнең зур көрәше булды
Бүген Яңа Кенәр мәктәбендә 2000—2001 елларда туган һәм яшьрәкләр арасында район җитәкчесе призына татарча көрәш буенча ярышлар булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, республиканың татар-башкорт көрәше федерациясенең башкарма директоры, СССРның спорт мастеры Равил Хәйруллин, Айван авылында туып үскән якташыбыз халыкара категорияле хөкемдар Рәфкать Җәләев, атаклы көрәшчеләр катнашты. Ярышларда 30лап командада 160лап спортчы көрәште. [...]