Машина куган, акча урлаган, үзеннән олы ир-атлар белән уртак түшәккә яткан яшүсмерләр бар
Бүген район балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары, комиссия рәисе Любовь Осина алып барды. Утырышта 2014 елда эшләнгәннәргә йомгак ясалды һәм 2015 елга бурычлар куелды. 2014 елда балигъ яшенә җитмәгән яшүсмерләр тарафыннан эшләнгән җинаятьләр саны 2013 елга караганда артуы быел профилактика эшен көчәйтүне таләп итә. [...]