Казанбаш авылында яшәүче Рәсимә Фазлыевага 90 яшь тулды
Яңа елның икенче көнендә Казанбаш авылында яшәүче Рәсимә Фазлыевага 90 яшь тулды. Үз гомерендә бик күпне кичергән кеше ул. Хәтере бик әйбәт, аның белән сөйләшеп утыруы рәхәт. Рәсимә апа хәтер йомгагын ерактан сүтә башлады. Бабалары Хаҗиәхмәт бик тырыш кеше була, шуңа күрә тормышлары да таза, йорт–җир җитүле. Менә шуның өчен гаеплегә әверелә, йортларын Рәсимә апача [...]