Шушмабаш мәктәбенә “Ачык ишекләр көне”нә рәхим итегез
22 гыйнвар көнне Шушмабаш мәктәбендә “Ачык ишекләр көне” узачак. Мәктәптә мондый көнне ел саен уздыралар. Гадәттә, ул әти–әниләр җыелышы белән башланып китә. Быел да шундый рухта булачак. Җыелыштан соң әти–әниләр мәктәптәге балалар кулы белөн эшләнгән эшләнмәләрдән торган күргәзмәне карап, ачык дәресләрдә һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ачык класс сәгатьләрендә, эшлекле уенда катнаша алачак. Әти–әниләр [...]