Арчада ике атнада 48 авария булды
Бәйрәм көннәрендә юлларда контроль көчле булды. ЮХИДИның Арча бүлекчәсе хезмәткәрләренә ярдәмгә Казаннан ЮХИДИ идарәсеннән дә килделәр, ике атна дәвамында район юлларында тәртип сагында булдылар. Бу көннәрдә тиешсез урында узарга чыгу, җәяүлеләргә юл бирмәү, куркынычсызлык каешы такмыйча йөрү, балалар өчен махсус кресло кулланмау, тизлекне арттыру, алгы ян тәрәзәләрне караңгылату, укый алмый торган номерлар белән юлга чыгу [...]