Авыл имамы Орнашбаш турында китап язган
Кичә Орнашбаш клубында «Туган авылым минем-Орнашбашым» дигән китапны тәкъдир итү кичәсе булды. Әлеге китапның авторы-авыл имамы Мөнир Касыймов. -Бөзнең авыл кешеләре бөтен Россия буенча таралган бит. Магнитогорск, Казахстан, Донбасс, Сахалин, хәтта Кытай белән Япониядә дә. Ә авылыбызның тарихы нинди бай. 570 ел элек үк Орнашбаш авылы булган, дигән фикер туа. Белгәннәремне туплап, архивлардан материаллар җыеп, [...]