Алексеевскида Арча кызлары җиңү яулады
Алексеевскида 2002-2003 елгы кызлар арасында баскетбол буенча турнир булды. Анда Алексеевск, Аксубай, Балтач, Арча спорт мәктәпләреннән балалар катнашты. Безнең “Арча” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы икенче урынны яулады.