“Әбием догалары” бәйгесендә Арча кызы җиңүгә иреште
“Салават күпере” журналы оештырган “Әбием догалары” конкурсның шартлары буенча, 3-11 яшьлек балалар, “Салават күпере”ндә ай саен басылып барган Коръән аятьләрен өйрәнеп, аудио тасмага яздырып, басманың электрон адресына юлларга тиеш иде. Узган елның март аенда игълан ителгән әлеге бәйгене оештыруда ТР мөселманнары Диния нәзарәте дә актив катнашты. Журналның баш мөхәррире Зиннур Хөснияр белдергәнчә, бәйгедә дистәләгән бала […]