“Карлыгач”ка Су анасы белән Шүрәле килгән
Балалар бакчасына берәр чараны карарга барган саен мин үземә шундый сорау бирәм: монда балалар күбрәк шатланамы, әллә сабыйларның дөньяларын онытып, сикерә-сикерә уйнаганнарын, уңышлымы-уңышсызмы, күбәләктәй очынып биегәннәрен, җырлаганнарын күреп, тәрбиячеләр сөенәме? Икенчеләредер, мөгаен. Әле беркөнне генә “Карлыгач” балалар бакчасында үткәрелгән “Кышкы уеннар” чарасында тәрбиячеләрнең егыла-тәгәри балалар белән бергә уйнауларын күзәтеп торганнан соң шундый фикергә килдем. Үз […]