Урта Курса мәктәбе музеенда 2000нән артык экспонат бар
Урта Курса мәктәбе музее күпләрне сокландырырык.1964 елда мәктәп директоры Гыйният Бакиров (язучы Госман Бакировның туганы) нигез салган бу музейда бүгенге көндә 2000нән артык экспонат исәпләнә. -Биредә 20нче гасырның башыннан алып бүгенге көнгә кадәр булган вакыйгалар чагылыш таба. Безнең авыл җирлегенә кергән авыллар тырышлыгы белән тупланган бу материаллар әледән әле тулыланып тора. Шушы көннәрдә генә дә […]