Коммунальный янында ике машина бәрелеште
23нче гыйнварда иртәнге якта, тугызынчы ун минутта, Интернациональная урамында (“Тепло-Сервис” ширкәте тирәсендә) юл-транспорт һәлакәте булды. “Киа-Рио” машинасы сулга борылганда каршыга килгән “ВАЗ-2114” машинасына юл бирми һәм аның белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, машиналарга матди зыян килә. Зинһар, юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз, үзегезгә дә, туганнарыгызга да авырлык китермәгез.