Арчада Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей турниры узды
Бүген Арчадагы Боз сараенда Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей турниры бара. Анда Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Кукмара, Мамадышның ветераннар командалары катнаша. Турнирны Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе, үзе дә оста хоккейчы , Илшат Нуриев ачып җибәрде. Ул уенчыларга уңышлар теләде. Ачу тантанасында шулай ук Фәнилнең тормыш иптәше, турнирның төп иганәчесе Лилия ханым да чыгыш ясады. […]