Шушмабаш урта мәктәбенең “Сәйлән” театр коллективы Арча районы мәктәпләре буйлап гастрольләрдә йөри
Гөлфия Шамил кызы Вильданова җитәкчелегендәге әлеге коллективның нигезен 1 дән алып 4 нче сыйныфка кадәр башлангыч сыйныф укучылары тәшкил итә. Коллективның “Золушка — Зөһрә кыз” дип исемләнгән музыкаль театральләшкән тамашасын Носы, Яңа Кенәр мәктәпләрендә укучылар тамаша кылырга өлгергән инде. Бу атнадан алар Ашытбаш һәм Арча мәктәпләренә чыгып китәчәк. Бәләкәй артистларның спектакльдә сәләте төрле яклап ачыла […]