Әтисенең партия билетын музейга бирде
Урта Курса мәктәбендә “Сугыш урлаган балачак” дигән бик җылы һәм матур чара булды. Анда сугыш һәм сугыштан соңгы чор балалары Рафаил Фәхретдинов, Ләбибә Галимҗанова, Хәкимә Шагъниева, Мәдинә Зәйнетдинова чакырылган иде. Кичәне аларның истәлекләре, балаларның кызыклы чыгышлары тулыландырды. Соңыннан кунаклар мәктәп музеенда булдылар. Рафаил Фәхретдинов әтисенең партия билетын музейга бүләк итте.