БЕЗНЕҢ ВЕТЕРАННАР ХОККЕЙ КОМАНДАСЫ АРЧА АРЕНАДА ҖИҢҮ ЯУЛАДЫ
25 гыйнварда Арчадагы Боз сараенда Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей турниры узды. Анда Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Кукмара, Мамадышның ветераннар командалары катнашты. Турнирны Арча районы җитәкчесе, үзе дә оста хоккейчы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Ул уенчыларга уңышлар теләде. Ачу тантанасында шулай ук Фәнилнең тормыш иптәше, турнирның төп иганәчесе Лилия ханым да чыгыш ясады. Ул ярышта катнашкан […]