Сәнгатькә гашыйклар җыелган
Арча станциясендәге мәдәни-спорт үзәгендә ”Арча таңнары” вокаль ансамбленең иҗат концерты булды. Ул Роза Шәйхетдинова сүзләренә Нәзир Фәхретдинов иҗат иткән “Арча таңнары” җыры белән башланып китте. “Арча таңнары» ансамбле әле бик яшь. Әмма аз гына вакыт эчендә дә ул үзенең үзенчәлекле чыгышлары белән тамашачыларга танылырга өлгерде. Аның репертуарында төп урынны халык җырлары алып тора. Төрле һөнәр […]