Пенсионерларга законнарны, хокукларны бушка өйрәтәләр
Пенсия фонды пенсионерларны гел кайгыртып тора бит әле. Өченче буын университетының районда яңа факультеты ачыла. Алар өчен компьютер белеме, сәламәтлек, туган якны өйрәнү факультетлары эшләгәнен белә идек инде. Ә монысы тагын да кызыклысы — хокуклар белемен өйрәнү мәктәбе. Законнарны белергә, хокукларны өйрәнергә теләүчеләр район Пенсия фондына килә яки 3—03—79 телефонына шалтыратып, мәктәпкә йөрергә языла ала. […]