Каенсар егете Рифат дәүләт стипендиясенә лаек булды
ТР Президентының 2014 елның 21 ноябрендә чыккан УП–1064 номерлы Указы нигезендә Арча педагогика көллиятенең 3 курс студенты Рифат Гайнетдинов 2013–2014 нче уку елы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясенә лаек булды. Әлеге олы бүләк районыбызның Каенсар егетенә яхшы укыганы, фәнни–практик конференцияләрдә һәм фән олимпиадаларында җиңүләре, призлы урыннар яулаганы өчен бирелгән. Афәрин, Рифат!