Шушмабашлылар авыл белән чаңгы шуды
Кичә Шушмабашта чын кышкы бәйрәм булды. 4 нчедән башлап 11 нче сыйныф укучылары, мәктәп коллективы чаңгыга басты. Аларга кайбер авылдашлар да кушылуы кояшлы (махсус заказ буенча диярсең) көнне тагын да ямьләде. Укучыларның шат авазыннан тирә-як гөр килеп торды. Афәрин!