Тонуска кертүче алкогольсез эчемлекләр үлемгә илтә
Республиканың Дәүләт Советы каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасы утырышы булды. Анда безнең районнан үзәк китапханә хезмәткәре Юлия Ибраһимова катнашты. Арчага кайткач, Юлия Олеговнаны редакциягә кунакка чакырдык, утырыштан алган уй—фикерләре белән уртаклаштык. — Мин республиканың иҗтимагый яшьләр палатасының әгъзасы булып торам, — дип сөйләде ул. — Утырышта катнашу минем өчен кызыклы булды. Анда республиканың Дәүләт Советы Рәисе […]