Бушлай килгән әйбер кыйммәткә төшә
Төзелеш материалы кирәк булса нишлисең инде — кибеткә барасың да акчаңны түләп сатып аласың. Шөкер, хәзер бөтен әйбер бар. Ә менә Яңа Ашыт авылында яшәүче Илдар Нәҗметдинов болай мәшәкатьләнеп кибеткә барып тормый, өстәвенә акчасын да яңга калдыра. Ул, үзенең “Беларус” тракторын кабызып, “Вамин–Мәрҗани” ширкәтенең гаражына китә. Капка ачык, каравылчы–мазар юк, эчкә үк керә бу. Трактор […]