Арчада хәрби комиссар шахматчылар бәйгесе уздырды
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов инициативасы белән 22 февральдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Ладья” шахмат клубында Арча һәм Әтнә шахматчылары арасында турнир узды. Ярыш алдыннан военком Ватанны саклаучылар көне белән котлап уенда уңышлар, тазалык-тынычлык, илебезгә иминлек теләде. Шахматчыларны бәйрәм белән котларга район җитәкчесе Илшат Нуриев та […]