Шурабаш мәктәбендә «Аҗаган» уеннары узды
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Шурабаш төп гомумбелем мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары арасында “Аҗаган” хәрби-патриотик уеннары узды. Өч команда сугышчан җыр җырлап хәрби стройда йөрү осталыкларын күрсәтте, хәрби–сугышчан биремнәрне үтәделәр, яшерелгән “мина”, байракны эзләделәр, яраланган сугышчыга беренче медицина ярдәме күрсәттеләр. “Аҗаган” – бүгенге болгавыр заманда һәрчак үзеңне якларга, сакларга, бер-береңә ярдәм итәргә, булышырга өйрәтүче уен, […]