Шушмабаш авылында тыл ветераннарына медальләр тапшырылды
Шушмабаш авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан тыл ветераннарына медаль тапшыру тантанасы узды. Тантаналы кичәдә авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов, “Северный” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин ветераннарга тылдагы батырлыклары, куйган хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, сәламәтлек, бәхетле картлык теләде. Очрашу мәктәп укучылары башкаруындагы концерт чыгышлары белән аралашып барды. Мондый очрашу, яшь буын белән аралашу […]