Ризыклары тәмле, телең йотарсың
Бик кунакчыл халык яши Апазда. Килгән кунакны биредә сыйламый җибәрмиләр. Ә ашханәдә ризыкны аш–су осталары Мөршидә Һадиева, Розалия Гарипова, Рәмзилә Әхмәтова, Фирдилә Бәширова әзерли. Мөршидә 1982 елдан бирле хуҗалык ашханәсендә эшли. Розалиянең дә хезмәт стажы 15 елга җыела. — Рәмзилә белән Фирдилә дә бездән калышмый, ашханәгә кергәннәренә 10 елдан артып китте, — ди Розалия ханым. […]