Бердәм булып эшлиләр
“Ватан” хуҗалыгының кайсы гына фермасына барма, тәҗрибәле, тырыш, уңган хезмәт алдынгыларына тап буласың. Хәсәншәех фермасы да искәрмә түгел. — Коллективыбыз бик дус безнең, — диләр савымчылар. — Тату эшлибез. Бер–беребезгә булышып торабыз. Бервакытта да кемнедер калдырып кайтып китмибез. Шуңа күрсәткечләребез дә начар түгел. Әминә Вәлиеваның фермада эшли башлавына 40 елга якын. Күптән инде лаеклы ялда […]