Аларны Путин да белә
Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 7 мартта Арча шәһәрендә яшәүче тыл ветераннары Фәүзия Шәйхелисламова белән Факия Шәйморатовага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлауларын һәм бүләкләр тапшырды. Фәүзия апа 1925 елның 7 мартында Чөмә Елга авылында туган. 1941-42 елларда Буа районында окоп казый. Шәмәрдән урманнарында агач кисә. Аннан кайткач кызны Казанга хәрби заводка […]