Хоккейчылар кыш белән саубуллашырга уйламый
Арча Боз сараенда 2000елгы һәм яшьрәкләр арасында хоккей ярышлары булды. Анда биш команда катнашты. Бишенче гимназия хоккейчылары беренче урынны алды. Утар Аты авылы командасы икенче, шушмабашлылар өченче булды. Шул ук көнне Арчаның бишенче гимназиясе шугалагында 2002 елгы һәм яшьрәк хоккейчылар очрашты. Биредә беренче Яңа Кенәр, икенче җиденче мәктәп, өченче бишенче гимназия командалары.