Бадминтон буенча иң көчлеләр икенче һәм беренче мәктәпләрдә
«Арча” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә бадминтон буенча шәхси-команда район беренчелеге булды. Анда районның 9 мәктәбеннән 1999-2001 елгы 19 егет һәм 16 кыз осталыкларын сынашты. Егетләр арасында призлы урыннарны икенче мәктәптән Арслан Рәшитов, Рәмис Фәйзиев, Искәндәр Минһаҗев, кызлардын беренче мәктәптән Гөлназ Зыятдинова, Дина Латыйпова, икенче мәктәптән Зөлфия Хәкимова яулады.