Арча көрәшчеләре икенче булды
Биектауда 1997-1998 елгы егетләр арасында “Татарстан яшьләре» призына көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булды. Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән килгән 42 команда арасында Арча командасы (тренерлары Фәнис Зарипов, Таһир Лотфуллин, Илгиз Салихов) икенче урынны яулады. Наласадан Фаяз Зарипов икенче, Арча педагогика көллиятеннән Илшат Фазылҗанов, Рамил Хәкимҗанов, Илнур Моратов өченче урыннарны алды.