Эшләү генә түгел, алар ял да итә белә
«Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыятенең Арчадагы филиалы (ЗУЭС) үзешчәннәре 8 март алдыннан Казанга барып, үз компанияләре хезмәткәрләре каршында концерт куйды. Кайткач, икенче көнне үзләрендә камыр ризыкларына конкурс оештырып, соңыннан шулар белән чәй эчеп, бәйрәмне билгеләп үттеләр. Ватанны саклаучылар көнен дә игътибарсыз калдырмый алар. Чаңгыларда ГТО тапшыралар. Үзешчәннәре концерт куя. Өчпочмак, кайнар чәй белән тамак ялгап алалар. […]