Теләчеләр отты. 9 : 3
Теләче җыелма командасы көчле булуын белә идек инде. Шулай да күңел могҗиза көтә бит ул. Тик бүген могҗиза булмады. Бәлки иртәгә ?! Безнекеләр дә начар уйнамый бит. Җанатарлар күбрәк килсә , хоккейчыларыбызның көче тагын да артыр иде. Иртәгә көндезге сәгать 4 тә уеннар дәвам итә. «Арча-Аренага» Татарстан чемпионаты финалын карарга килегез, үкенмәссез!