Ветераннар, сак булыгыз: мошенниклар!
Быел Татарстанда Җиңүнең 70 еллыгы зурлап билгеләп үтеләчәк. Кызганыч, әлеге зур бәйрәмгә әзерлек чорында мошенниклар да тик ятмый. Алар Җиңү бәйрәме белән бәйле берсеннән-берсе “матуррак” сәбәпләр табып, хөрмәтле ветераннарның акчаларын, бүләкләрен кулга төшерергә тели, ди. Татарстанның Эчке эшләр министрлыгында уздырылган чираттагы матбугат конференциясе нәкъ менә социаль алдау очракларына каршы көрәшкә багышланган иде. Эчке эшләр министрлыгының […]