Арчада хоккей сыйныфлары булачак
Бүген «Арча-Аренада» хоккей буенча Татарстан чемпионаты финалын ачу тантансында район җитәкчесе Илшат Нуриев киләсе уку елында Арчада хоккей сыйныфлары ачылачагы турында белдерде. Ул шулай ук яшүсмерләрнең «Алтын шайба» республика турнирында 1нче урын алган 2000-2001 нче елгы һәм 3нче урынга лаек булган 2002-2003нче елгы малайларга бүләкләр тапшырды. Турнирны ачу тантанасында шулай ук Татарстан хоккей федерациясе башкаручы […]