БИШЕНЧЕ БӘБКӘ
(тормыштан алынды) Таудай зур корсаклы Фәүзияне, тулгак тота башлагач, район үзәгендәге хастаханәгә китереп җиткерүләре булды, ул үзенә охшашлы саргылт чәчле, зәңгәр күзле игезәк кыз белән малай табып та куйды. Менә бер юлы ике бәхет, бер тууда кызлы да, уллы да булдың, дип сөенде Фәүзиянең хәлен белергә килгән әнисе Мәрхәбә карчык. Егерме җиде яшьлек иреннән аерылып […]