Узган ел Арчада 9 миллион сумнан артык җир сатылган
18 мартта районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды. Утырышта ЗАГС бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Фәридә Бәхтиярова 2014 елда Арча районында “Гражданлык хәле актлары турында”гы законның үтәлеше турында хисап тотты. Хисап елында ЗАГС эшчәнлегенә карата гражданнардан шикаятьләр килмәгән. Төгәл исәбе барырга тиешле документларның югалу яки […]