Ата–ана белән мәктәп бер булып яшәргә тиеш (Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе белән әңгәмә)
— Зөлфәт Миннефәрович, сөйләшүне, гадәттәгечә, газета укучыларыбыз сорауларыннан башлыйк әле. Арча педагогика көллия-тен быел тәмамлаучыларга районда эш булырмы икән, дип кызыксынды бер әни. — Мәктәпләрнең педагогик кадрлар белән тәэмин ителешен өйрәнеп торабыз. Ел башында һәр белем учреждениесендә алдагы 5 елга һәм киләсе уку елына нинди белгечләр кирәклеге ачыклана. Быел безгә югары белемле 3 математик, информатика, […]