Батырлыкка тиң гомер
Күкчә Бирәзәдә гади авыл кешеләре гаиләсендә 1925 елда дөньяга килгән Вәсфикамалга бер сыйныф та тәмамлау насыйп булмый. Ярты ел укыганнан соң сәламәтлеге буенча мәктәпне калдырырга туры килә. Ул чорда авыл кешесе хастаханәнең нәрсә икәнен дә белми. Әнисе аны колхоз эшенә ияртеп йөри, барын да кул белән башкарган вакытлар бит, кыз булдыра алган кадәр булыша. Авыр […]