Арча районы тагын бер хөрмәтле улын югалтты
Бүген юл–транспорт һәлакәтендә Арча автотранспорт предприятиесенең баш инженеры Мәгъдүт Галимҗановның гомере фаҗигале өзелде. Ул бөтен хезмәт юлын шушы предприятиедә узды, коллективта олы ихтирам казанды. Аны АТП хезмәткәрләре генә түгел, бөтен район халкы олы йөрәкле, тыйнак, ярдәмчел һәм үз һөнәренең алыштыргысыз остасы буларак хөрмәт итә иде. “Арча автотранспорт предприятиесе коллективы бик зур югалтуга дучар булды. 2015 […]