Бер көндә дүрт кабер
Бүген Курса разъездында янгында һәлак булган дүрт кешене соңгы юлга озаттылар. Йорт янып беткәннән соң моңаеп басып калган шушы капка янында мәрхүмнәр белән саубуллаштылар. Аларның барысын да Курса разъезды зиратында җир куенына тапшырдылар. Халык бик күп җыела. Бар да мәрхүмнәрнең якыннарының кайгысын уртаклаша, аларның хәлен җиңеләйтергә, матди ярдәм күрсәтергә тырыша. Без дә мәрхүмнәрнең якыннарының тирән […]