Тиздән газетабыз юбилее
Быел район газетасы чыга башлауга 85 ел тула. 1930 елның октябрендә «Колхозга»исеме астында дөньяга аваз салган басмабыз шушы чор эчендә халкыбыз белән бергә данлы юл узды. Ул бүген дә алгы сызыкта, укучыларына тугры хезмәт итә. 31 октябрьдә редакциябездә шушы истәлекле дата уңаеннан » Газетабыз — район елъязмасы: үткәне,бүгенгесе,киләчәге» дигән түгәрәк өстәл үткәрергә ниятлибез.