Арчада өлкәннәргә спектакль күрсәтелде
1 октябрьдә район Мәдәният йортында Өлкәннәр ункөнлеген ачу тантанасы булды. Ветераннарны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, район ветераннар Советы рәисе Альберт Җамалиев котлады. Соңыннан Арча халык театры өлкәннәр өчен “Айсылуның айлы кичләре” спектаклен куйды.